16+

Туктамышева да ковид эләктергән

Әле күптән түгел генә ул Гран-при этабында җиңү яулаган иде.

Әле күптән түгел генә ул Гран-при этабында җиңү яулаган иде.

Фигуралы шуу буенча танылган тренер Михаил Мишинның берьюлы ике шәкерте коронавирус белән авырый. Шул сәбәпле алар Россия Кубогы бәйгесендә катнаша алмаячак.

Шунысы кызык, ике фигурачының да фамилияләре татарча яңгырый. Хәер, дөнья чемпионы һәм Европа чемпионы Елизавета Туктамышеваны без инде болай да татар дия исәпли башлаган идек. 23 яшьлек спортчы коронавируска уңай нәтиҗә белән тест биргән. Әле күптән түгел генә ул Гран-при этабында җиңү яулаган иде. Ковид шулай ук Глеб Лотфуллин дигән спортчыда да табылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading