16+

Элвин Грей белән Салават арасында яңа каршылык

"Минем фикеремчә, кеше нинди дә булса ялгышлык кылган очракта гына гафу үтенергә тиеш дип саныйм", - ди Элвин Грей.

"Минем фикеремчә, кеше нинди дә булса ялгышлык кылган очракта гына гафу үтенергә тиеш дип саныйм", - ди Элвин Грей.

Татар һәм башкорт эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей интернет киңлекләрендә мөнәсәбәтләрне ачыклауны дәвам итә. Бу юлы Салават Зәкиевичнең Радикка "баш миен кабызырга" кушуы утка май салды.

"Өлкәннәрне хөрмәт итмичә, ничек шундый чакыру сүзләре ташларга мөмкин? Бу бит бала-чагалык", - дип белдерде күптән түгел биргән интервьюда Салават Фәтхетдинов, Элвин Грейның стадионнар җыеп көч сынашырга тәкъдим итүен искә алып.

Моңарчы дәшми торган Радик үзенең инстаграмында җавап постын язды һәм "мэтрның контактка бармавын" үзенчә аңлатты.

"Мин өлкәннәрне - бигрәк тә Салават абый кебек эстрада мэтрларын хөрмәт иттем һәм хөрмәт итәм. Минем баш мием 24Х7гә кабызылган. Хәтта йоклаганда да. Коллегамның "гафу үтенергә өйрәнсен!" дигән сүзләре турында озак уйладым. Минем фикеремчә, кеше нинди дә булса ялгышлык кылган очракта гына гафу үтенергә тиеш дип саныйм", - ди Элвин Грей.

Җырчы Салават Фәтхетдиновның нәрсәгә ачуы килүен бик төшенеп бетми. Татарча  дөрес җырламыймы, әллә "Уфтанма" һәм "Салкын чәй" композицияләрен җырлаганга күрәме: Радик аңлатканча, бу җырларга хокуклар "законлы нигездә сатып алган".

"Хөрмәтле Салават абый, мин татар эстрадасының ничек оештырылуын яхшы аңлыйм, ул утыз елдан артык шушы кагыйдәләр буенча яши. Тик һәр кагыйдәләрдә искәрмәләр бар! Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк", - дип нәтиҗә ясый Элвин Грей.

Чыганак: Матбугат.ру

Фото: instagram.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading