16+

Элвин Грей: "Халык алдында көлкегә калдырдылар"

Танылган җырчы белән аэропортта күңелсез хәл килеп чыккан.

Танылган җырчы белән аэропортта күңелсез хәл килеп чыккан.

Бу көннәрдә җырчы Элвин Грей хатыны белән ял итәргә диңгез буена киткән иде. Уфага кайтып төшүгә аның белән күңелсез хәл килеп чыккан. 
"26 сәгать очтык. Ниһаять кроватька кайтып авам да, 4 сәгатьтән концертка "свежий" килеш чыгам дигән уй белән Уфага кайтып җиттем. Ә монда... Аэропортта халык алдында көлкегә калдырдылар. Кәмит куйдылар. 
Тикшеренү комитетына ниндидер "левый" тикшерү эше буенча шаһит буларак кына чакыралар. Язма рәвештә вәкаләтләрен күрсәтмәделәр, нинди эш, нинди матдә икәнен аңлатмадылар. Сез барысын да нормаль, тиешенчә эшләргә сәләтле түгелме соң?"Каршы алуың" өчен рәхмәт, Уфа",- дип язган җырчы социаль челтәрдә.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading