16+

Элвин Грей оештырган "Яңа моң" конкурсы җиңүчесе билгеле

«Яңа моң» проектын башлаганда, дөресен әйткәндә, аның уңышына ахыргача ышанмадым, дигән республика Башлыгы Радий Хәбиров.

«Яңа моң» проектын башлаганда, дөресен әйткәндә, аның уңышына ахыргача ышанмадым, дигән республика Башлыгы Радий Хәбиров.

БСТ телеканалының туры эфирында "Яңа моң" халыкара музыка конкурсы җиңүчесенең исеме аталды.

Ул - Уфа егете Искәндәр Сөләйманов, СМС-тавыш бирү барышында 5 дәгъвачы арасында 35 процент тавыш җыйган.
Музыкаль конкурс проектының авторы - башкорт эстрадасы йолдызы, Башкортстанның атказанган артисты, республика Башлыгының мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юльякшин (Элвин Грей). «Яңа моң» проекты республика Башлыгының гражданнар җәмгыятенә ярдәм фондыннан 30 миллион сум күләмендә грант алды.
Башта конкурста катнашу өчен җиде илдән 5 меңнән артык кеше гариза биргән иде. Онлайн-тыңлаулардан соң 55 башкаручы жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады. Жюрида Россиядә танылган продюсер Лина Арифулина, Радик Юльякшин һәм популяр җырчы Гөлназ Асаева эшләде. Экспертлар катнашучыларның тере тавышка җырлавын бәяләде, ә аннары аларның киләчәк язмышын хәл итте.

"Без Радик Юльякшин белән «Яңа моң» проектын башлаганда, мин, дөресен генә әйткәндә, аның уңышына ахыргача ышанмадым, — дип язган үз битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Әмма проектның Мәскәү, Башкортстан, Татарстан, Әрмәнстан, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанның талантлы егетләренә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирүен күрдем".

Чыганак: "Кызыл таң"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading