16+

Элвин Грейның элеккеге мәхәббәте «Дом-2» телепроектында катнаша

25 яшьлек Чистай кызы Алинә Галимова «Дом-2» телепроектында катнаша.

Элвин Грейның элеккеге мәхәббәте «Дом-2» телепроектында катнаша

25 яшьлек Чистай кызы Алинә Галимова «Дом-2» телепроектында катнаша.

Алинә Мәскәүдә дә, Казанда да яшәгән. Ул җырлый һәм үзен фотомодель буларак та сынап карый. 2016 елда Elvin Grey белән очрашып йөргән.

Чистайда аның концертларын оештырган, берничә клибында төшкән, дип яза kazanfirst.ru. Галимова теле-шоуда беренче тапкыр гына катнашмый. ТНТдагы «Холостяк» тапшыруында да катнашкан булган. Соңгы елларда кыз вокал белән актив шөгыльләнә, Казан сәхнәләрендә татарча да җырлар башкара.

Фото: vk.com/alina_elvin

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading