16+

Элвин Грей хатыны белән ничек танышкан?

Бәхетләре дәвамлы, җимешле булсын иде яшьләрнең.

Бәхетләре дәвамлы, җимешле булсын иде яшьләрнең.

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейның кәләше Инзилә Фәтхетдинова сөеклесе белән ничек танышуы турындагы серне социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ачкан.

- Мин укыган вакытта мөстәкыйль булырга, акча эшләргә омтылдым. Нәкъ шул вакытта бала караучы булып эшләдем. Бик яхшы гаиләгә кызларны карарга урнашкан идем. Мин эшләгән йортка ике-өч тапкыр Радик килде. Соңгы тапкыр килгәндә, без аның белән якынрак аралаша башладык, - дип уртаклашкан кыз.

Яшьләр никах укытып, экзотик илдә "баллы ай"ларын үткәрүгә дә бер ел узды. Бәхетләре дәвамлы, җимешле булсын иде яшьләрнең.

Чыганак: Кызыл таң

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading