16+

Элвин Грейның полиция машинасында утырганын видеога төшергәннәр

Видео социаль челтәрдә таралган.

Видео социаль челтәрдә таралган.

Элвин Грейның полиция машинасында утырганын видеога төшергәннәр. Ул машинаның арткы утыргычында утыра һәм кемгәдер шалтыратып маташа, дип яза UFA1.RU. Видеоның кайчан һәм кайда төшерелүе билгесез. Әмма авторы Мәскәүдә дип ышандыра. Шунысы да бар: җырчы Кировта бер көн алда концертта вакытындагы кебек киенгән. Моны фанатлары белән төшкә фото да раслый. Ни өчен полиция машинасында утыруы да билгесез. Агенты һәм пиар-менеджерыннан да комментарий ала алмаганнар.  UFA1.RU җырчының хатыны белән дә элемтәгә кергән. Үзем дә әлегә берни белә алмыйм, дигән Юльякшина.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading