16+

Әҗем мәчетен төзекләндерү 46 миллионга төшә

Быел Казанның Әҗем мәчетен төзекләндерүгә федераль бюджеттан 46 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Быел Казанның Әҗем мәчетен төзекләндерүгә федераль бюджеттан 46 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов бүген журналистлар белән әңгәмәсендә шулай диде. Ул Апанай, Әҗем мәчетләрен, шулай ук Петр һәм Павел соборын карады.

Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, Татарстан башкаласында федераль реестрга кертелгән 6 мәчет бар: Мәрҗани, Апанай, Борнай, Кабан арты, Иске Таш һәм Әҗем мәчетләре. Башка мәчетләр республика карамагындагы объект булып санала.

18 гасыр ахырында нигез салынган Апанай мәчетен төзекләндерүгә "Мәдәният" федераль программасы кысаларында 20 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Мәчетне реставрацияләү эшләре моннан биш ел элек төгәлләнгән. Бүген аны кемгә дә күрсәтергә оят түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading