16+

Эмиль Гобәйдуллин: «WorldSkills» хәрәкәтенә кушылганнан бирле Татарстан лидерларның берсе булып тора»

8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда “WorldSkills Russia” чемпионаты уза.

Эмиль Гобәйдуллин: «WorldSkills» хәрәкәтенә кушылганнан бирле Татарстан  лидерларның берсе булып тора»

8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда “WorldSkills Russia” чемпионаты уза.

Сахалинда вакыт сигез сәгатькә алдан йөри дип карасак, бүген ярышларның икенче көне тәмамланды инде. Чемпионат барышы турында сорашу өчен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Эмиль Гобәйдуллин  белән элемтәгә чыктык.

- Әлегә нинди дә булса нәтиҗәләр ясап булмый. Минемчә, ярышның өченче көне нинди дә булса яңылык китерер. Россия “WorldSkills” хәрәкәтенә кушылганнан бирле Татарстан әлеге ярышта лидерларның берсе булып тора. Ләкин хәзер башка төбәкләр дә чемпионатка ныклап әзерләнә башлады. Шуңа көндәшләр җитәрлек, - диде ул.

Бүген чемпионат бару тәртибе белән танышу өчен Татарстанның ведомство вәкилләре, көллият, техникум уку йортлары җитәкчеләре дә Көньяк Сахалинга килгән.
- Безне бит әле киләсе елның май аенда Милли чемпионат, августта Дөнья чемпионаты көтә. Шуңа да мөмкинлек булганда Көньяк Сахалинның эш тәртибе белән танышырга тырышабыз. Аларның көчле якларын үзебездә дә кулланырбыз, хаталарын бездә булдырмаска тырышырбыз. Бу чемпионатта IT, педагогика, төзелеш, сәнәгать юнәлешләре буенча җиңү яуларга өметебез бар. Башка өлкәләрдә дә Татарстан көчле, - диде Эмиль.

Фото: Дмитрий Дунин

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading