16+

Җәен “Сулыкларны чистарту көннәре” экологик акциясе үтә

Җәй көне Татарстан халкы су кереп кенә калмый, ә елга, күлләрне чистартачак та әле.

Җәй көне Татарстан халкы су кереп кенә калмый, ә елга, күлләрне чистартачак та әле.


Җәй дәвамында республика буенча "Сулыкларны чистарту көннәре" экологик акциясе үтәчәк. Өмәләрдә теләге һәр кеше катнаша ала.

Казанда акция 3нче июнь көнне - Глубокое күлендә, 23нче июньдә - Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә, 7нче июльдә - Изумрудное күлендә, 14нче июльдә - Лесное күлендә, 26нчы августта "Зәңгәр күлләр" махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә узачак. Шулай ук өмәләр Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Чистайда шәһәрләрендә үткәрелә.

Су объектларын чистарту акциясен уздыру традициягә әйләнде. 2016 елда сулыкларның төпләреннән һәм яр буе зоналарыннан 16 тонна чүп-чар чыгарылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading