16+

Энгель Фәттаховны 2 айга сак астына алдылар

Тикшерү версиясе буенча, 2018-2020 елларда ул төзелеш компаниясе вәкиленнән аеруча зур күләмдә ришвәт алган.

Тикшерү версиясе буенча, 2018-2020 елларда ул төзелеш компаниясе вәкиленнән аеруча зур күләмдә ришвәт алган.

Минзәлә районы суды Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата чикләү чарасы билгеләде. Аны ришвәт алуда гаеплиләр. Фәттаховны 2 айга сак астына алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га Минзәлә судының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, 2018-2020 елларда ул төзелеш компаниясе вәкиленнән аеруча зур күләмдә ришвәт алган.

Эш материаллары нигезендә, район объектларында төзелеш-ремонт эшләрен башкаруга, аерым алганда, «Яшьлек» яшьләр үзәге бинасына 28 млн сумнан артык бәягә капиталь ремонт ясауга, подряд килешүләрен төзүдә һәм вакытында түләүдә ярдәм иткән өчен, районның элеккеге башлыгы Актаныш авылындагы шәхси йортын реконструкцияләү рәвешендә 21,8 млн сумнан артык ришвәт алган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading