16+

Җеннәрне куасы килеп, өенә ут төрткән

Ир-атка психиатрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Ир-атка психиатрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Уфа шәһәренең Киров районында 33 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул бер катлы торак йортка ут төрткән дип шикләнәләр. Янгын бинаны һәм аның эчендәге барлык милекне юк иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, тоткарланган ир-ат салгалап йөргән. Фаҗига булган көнне алкогольне бик күп куллану сәбәпле, аның күз алдына җеннәр килә башлаган. Ир-ат аларны куарга теләгән. Ул чардакка менгән һәм торак йортка ут төрткән.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүчене тоткарлады, аны полиция бүлегенә алып килделәр. Аны сораштырдылар. Аннары табиблар бригадасы килеп алып китте. Ир-атка психиатрия ярдәме күрсәтеләчәк», — дигәннәр ведомствода.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җинаять эше ачты, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading