16+

«Чикләүләрнең кире кайтуын теләмәсәгез, ревакцинация үтү өчен хастаханәләргә килегез»

Татарстанда коллектив иммунитет 6 процентка кадәр кимегән, бу ил буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Татарстанда коллектив иммунитет 6 процентка кадәр кимегән, бу ил буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкыр кимрәк. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Белгеч сүзләренә караганда, Россиядә коллектив иммунитет Россиядә уртача 12,3 процент тәшкил итә.
— Әмма бу күрсәткеч 35% ка җитә торган лидер төбәкләр дә бар. Бу нисбәттән Ерак Көнчыгышны аерып әйтәсе килә. Татарстан исә, ахырдан дүртенче урында тора, — диде Лопушов. — Вәзгыять начарланса, битлек режимын кертергә, массакүләм чараларны тыярга туры киләчәк. QR-кодлар белән бәйле килеп чыккан проблемаларны беркем дә онытмады. Аларның кире кайтарылуын берәү дә көтмидер дип уйлыйм. Барыгызны да ревакцинация үтү өчен хастаханәләргә чакырам.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә республика хастаханәләрендә ковид белән авыручылар өчен 460 койка-урын җәелдерелгән һәм 18 йогышлы госпиталь эшли. Коронавирус йоктыручылар арасында балалар да юк түгел, хәерге вакытта хастаханәләрдә 48 бала сихәтләнә, тагын 227се өйдә дәвалана.

«Коронавирус йоктырган авыручы балалар арасында вакцина кадатканнары юк», - дип Дмитрий Лопушов. 

Татарстанга балалар өчен барлыгы 6,5 мең доза «Спутник М» вакцинасы кайтарылган. Аларның 94,5 проценты инде тотылган. Икенче компонент белән 5855 яшүсмер вакцинацияләнгән.   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading