16+

“Ерак Көнчыгыш Сабантуе” Сахалинда да узачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында анда яшәүче татар җәмгыяте оешмасы активистлары белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалинга эш сәфәре кысаларында анда яшәүче татар җәмгыяте оешмасы активистлары белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтә һәм хезмәттәшлек булдыручы һәм тормышка ашырылып килүче программалар һәм проектлар белән таныштырып үтте. Мәгариф өлкәсендәге онлайн «Ана теле» проекты, «ТНВ-Планета» спутник телеканалының эшләвен җиткерде. Бөтендөнья татар конгрессының бөтен дөнья буенча милләттәшләр белән эш алып баруларын да билгеләп үтте.

Очрашу барышында Сахалин өлкәсенең берәр шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую, сквер булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фән-мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелүен әйтеп узды һәм Сахалин яшьләрен Татарстан вузларына укырга килергә чакырды. Моннан тыш, Татарстаннан студентларны Сахалинга татар теле укытучылары, вокал, бию буенча белгечләр булып, практика үтәргә җибәрү мөмкинлеге дә каралды.

Сахалин татар җәмәгать оешмалары активистлары үзләрендә Сабантуй үткәрү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Рөстәм Миңнеханов республиканың татар милли бәйрәмен уздыруда һәрчак ярдәмле булуын билгеләп үтте. Очрашуда катнашучылар "Ерак Көнчыгыш Сабантуе"н үткәрергә кирәклеген, бу төбәктә яшәүче барлык татарларны берләштерәчәген билгеләп уздылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading