Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Россия Президенты Владимир Путин телефон аша сөйләшүдә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм Сирия проблемасы турында фикер алышты, дип яза "Татар-информ".
Төркия башлыгы администрациясендәге чыганаклардан күренгәнчә, Путин Эрдоганны Төркиянең идарәче партиясе - Гаделлек һәм үсеш фиркасе рәисе итеп сайлануы белән котлаган.
Ике илнең лидерлары Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен җайга салуда адымнарны тизләтү кирәклегенә басым ясаган.
Сирия кризисы хакында фикер алышканда, деэскалация зонасын булдыруның әһәмияте билгеләп үтелгән. Бу - әлеге илдәге хәлне җайга салуда үз өлешен кертәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар