16+

Эш эзләүчеләр игътибарына: Казан хастаханәләренә һәм сырхауханәләренә табиблар җитми

Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында табиблар җитми, бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 буш вакансия бар, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Казан хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында табиблар җитми, бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 буш вакансия бар, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Казанда ашыгыч медицина хезмәтенә 42 табиб кирәк. Республика башкаласында гомумпрактика табиблары вазифасын башкаручы алты кеше җитми.

Шулай ук шәһәр хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында 35 терапевт һәм 43 педиатр җитми.
Казан медицина учреждениеләре сигез анестезиолог-реаниматолог, сигез офтальмолог, биш оториноларинголог һәм биш неврологны көтә.

Эшкә урнашу буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан идарәсенә 264-44-06 номеры яки Казан, Горький урамы, 14нче йорт, 113 бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading