16+

Эш урынында «Шүрәле» булмыйк

Иртән яки төнге сменага эшкә чыгып киткәндә беребез дә, фаҗигале хәлгә юлыгырбыз, дип уйламый. Өйгә исән-имин кайтачагыбызга өметләнәбез.

Иртән яки төнге сменага эшкә чыгып киткәндә беребез дә, фаҗигале хәлгә юлыгырбыз, дип уйламый. Өйгә исән-имин кайтачагыбызга өметләнәбез.

Кызганыч, кайчак өметләр акланмый. Моның өчен үзеңнең дә, тирә-юньдәгеләр һәм эш бирүчеләрнең дә хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренә җаваплы карашта булуы зарур.

Иминлек мәсьәләсе йорт ишегеннән чыгуга ук башлана. Бозлавыкта таеп егылып, аяк-кулыңны сындырасың икән, димәк, ишегалды җыештыручының да гаебе бар. Юл аша чыкканда, машина бәрдерә икән – хәрәкәт кагыйдәсе бозылган. Эш урынына килеп җиткәч тә, онытылырга һич ярамый: техника һәм төзелеш-җитештерү өлкәләрендә эшләүчеләргә саклык чаралары аеруча мөһим.

– Казанда эш урыннарында ел башыннан 46 фаҗигале очрак теркәлде. Шуларның 34е эшкә турыдан-туры бәйле дип танылды. Авыру булу сәбәпле, 12 очракта кешенең хәле эш урынында кискен начарланып китте, – диде шәһәр башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов мэриядә узган киңәшмәдә.

Быел эш урынындагы фаҗигаләрнең унысы үлем белән тәмамланган. Боларның күбесе җитештерү предприятиеләренә һәм төзелеш тармагына кагыла.
– Шәһәрдәге 37 төзелеш мәйданы урынга барып тикшерелгәннән соң, 15 очракта хезмәт иминлеге турындагы канун таләпләрен бозу мисаллары ачыкланды. Төзелә башлаган йорт яки бинада лифт шахталары, баскыч яки дивар ачык­лыклары рәшәткә белән тотылмаган. Эшчеләргә шәхси саклану һәм иминлек җиһазлары бирелмәгән. Махсус белгечләр генә башкарырга тиешле вазифаларга белемсез-тәҗрибәсез кешеләр җәлеп ителгән. Эш урынындагы фаҗигаләр, хезмәтне оештырудагы кимчелекләр хезмәт иминлеге буенча координация советында тикшерелә. Советның территориаль комиссияләрендә 323 җитәкче җавап тотты, – диде Артур Вәлиәхмәтов.

Казанда эш урынындагы фаҗигаләр, узган елның 9 ае белән чагыштырганда, 10 процентка кимегән. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәт иминлеген тәэмин итүгә игътибар арта бара. Һөнәр ияләре үзләре дә активлык күрсәтә. Башкалада, мәсәлән, кранчылар хезмәт шартларына дәррәү канәгатьсезлек белдергәннәр иде. Артур Вәлиәхмәтов әйткәнчә, кранчылар куйган таләпләр үтәлгән.

Шәһәр мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата үз фикере белән уртаклашты.
– Татарстан Президенты хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча катгый бурыч куйды. Эш урынында хезмәт иминлегенә игътибар һәрвакыт көчле булырга тиеш, – диде Илсур Метшин.

Нинди генә тармакта эш­ләсәк тә, хезмәт иминлеге турында онытмыйк. Шүрәленеке кебек бармак кына кысылып калса, әле бер хәл, күңелсез очракның фаҗигале тәмамлануы да ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading