16+

Эшче ир төзелә торган күпердән егылып төшеп үлгән

Фаҗига кичә Татарстанның Лаеш районында Идел елгасы аша төзелә торган күпердә булган.

Фаҗига кичә Татарстанның Лаеш районында Идел елгасы аша төзелә торган күпердә булган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, 47 яшьлек ир-ат күпер түшәмәсе челтәрен кисү белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә ул киртәнең тышкы ягына чыккан һәм тигезлекне югалтып, 10 метр биеклектән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча «Төзелеш эшләрен башкарган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозу» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading