16+

Эшче кадрларны кайда әзерлиләр?

Татарстанның уку йортлары Россиядә эшче кадрлар әзерләү буенча иң яхшылар рәтендә. «Яшь профессионаллар» хәрәкәтен үстерү буенча Россиянең иң яхшы уку йортлары арасына Татарстанның 21 мәгариф оешмасы кергән. Саранскида узган Х милли чемпионат финалының эшлекле программасының пленар утырышында иң яхшы 100 уку йортын атадылар.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан педагогика көллияте, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжы, В.Д. Поташов исемендәге техник көллият, Казан төзелеш колледжы, Казан медицина көллияте, Әлмәт политехник техникумы, Халыкара сервис колледжы, Казан сәүдә-икътисад техникумы иң яхшысы булган.
Топ-100 юниорлар хәрәкәтендә КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернаты, Кама Тамагы районының Затон мәктәбе, Бөгелмә районының 9нчы мәктәбе, КФУның IT-лицее, Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицее, Казанның инженерлык үзәге  дә бар.
Рейтингта Казанны шулай ук 189-нчы номерлы «Заман» гимназиясе, 42 һәм 91-нче номерлы мәктәпләр, 35, 187 һәм 110-нчы номерлы лицейлар тәкъдим итте.
Пленар утырышта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты. Хөкүмәт Рәисе урынбасары быел «Профессионалитет» яңа федераль проектын тормышка ашыру башлануын искәртте. 
–    Аны булдыруга «Яшь профессионаллар» хәрәкәте этәргеч ясады. Мәгариф-җитештерү кластерларын булдыру кысаларында колледжлар һәм предприятиеләр бергәләп эшче кадрлар әзерләүнең яңа моделен кертә, – диде Голикова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading