16+

Эшкә велосипедта барсаң, бүләк бирәләр!

Бүген Түбән Камада «Эшкә - велосипедта» Бөтенроссия акциясе була.

Бүген Түбән Камада «Эшкә - велосипедта» Бөтенроссия акциясе була.

Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.

Акциядә катнашучылар өчен конкурслар һәм җиләк-җимеш, сувенирлар тарату пунктлары оештырылачак. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Туган як» сайтында хәбәр ителә. хәбәр итә.

Түбән Кама өчен традициягә әйләнгән бу акция елына ике тапкыр үткәрелә. Аның максаты – велосипед транспортын популярлаштыру.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading