16+

Эшкуарлар НДСтан куркып калмаган

Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә бәягә салым (НДС) 2 процентка күтәрелде. Кече һәм урта бизнеска, шулай ук халыкның финанс хәленә нинди йогынты ясар бу үзгәреш.

Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә бәягә салым (НДС) 2 процентка күтәрелде. Кече һәм урта бизнеска, шулай ук халыкның финанс хәленә нинди йогынты ясар бу үзгәреш.

«РБК-Татарстан» электрон мәгълүмат чыганагы кичә эшкуарлар һәм банк вәкилләре катнашында «түгәрәк өстәл» үткәрде.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкиле Артур Николаев сөйләгәнчә, Россиядә НДСка салым 2004 елдан бирле 18 процентны тәшкил иткән. Быелдан башлап 20 процентка күтәрелде.
– Россия финанс министры Антон Силуанов әйткәнчә, НДСны 2 процентка күтәрү ил бюджетына ел саен 600-620 миллиард сум өстәмә табыш кертәчәк. Әлеге чыганаклар социаль проектларга юнәлтеләчәк. Республикада азык-төлеккә НДС артмады, элеккечә – 10 процент чигендә калды. Сәнәгать товарларына артты. НДСның артуы республикадагы кече һәм урта бизнеста курку яки төшенкелек хисе тудырмады, хезмәт дәвам итә, – диде Артур Николаев.
Аның сүзләрен Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе вәкиле Галина Шәрәфетдинова куәтләде.

– Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бәяләр артмады. Мәсәлән, студентларның төшке ашы 80 сум иде, быел да шулай. Шәһәр ашханәләрендә төшке аш бәясе уртача 160-180 сум, 20-60 сумлык социаль төшке ашлар да бар. Җәмәгать туклануы предприятиеләре НДСка бәйле рәвештә бәяләрне арттыру ягында түгел, чөнки ашханәләргә йөрүчеләрне югалтасылары килми. Безнең максат, киресенчә, кулай бәя саклап, гаиләләрне ашханәләргә йөрергә ияләштерү. Хатын-кызлар эштән кайткач, тагын аш-су бүлмәсендә зыр бөтерелмәсен, гаиләсе белән ашханәгә барып тәмле ризыклар белән тукланып кайтсын, – диде Галина Шәрәфетдинова.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республикадагы кече һәм урта бизнеска теләктәш булуын искәртеп сүз алды Татарстанның Гарантия фонды хезмәткәре Тимур Темиргалиев. Гарантия фонды узган ел кече бизнеска кредит ставкаларын каплауда 1 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәткән. Эшкуарлар узган ел Гарантия фонды аша гына да 4 миллиард сум кредит алган.
– Россиядә быел кече һәм урта бизнеска 1 триллион сум ташламалы кредит тәгаенләнде, шуның 36 миллиарды Татарстанда бирелә. Җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятләгән эшкуарлар мөрәҗәгать итсеннәр, «Единый центр кредитования» чыганагындагы мәгълүматларны өйрәнсеннәр, – диде Тимур Темиргалиев.

Татарстанда «Открытие» банкының 15 офисы эшли.
– Узган ел эшкуарлар 500 миллион сум кредит алды, безнең банкта еллык ставка – 8,7 процент. Без кече һәм урта предприятиеләр белән хезмәттәшлеккә әзер, – дип ышандырды Тимур Темиргалиев.

Автосеть.рф вәкиле Руслан Абдулнасыйров НДСның күтәрелүе «бизнес эшчәнлегенә тискәре йогынты ясар», дип борчыла.
«Открытие» банкы вәкиле Тимур Темиргалиев, сөйләшүгә йомгак ясап: «Һәркайсыбыз үз өлкәбездә тырышып, намус кушканча эшләсәк, җитештерү күләмнәрен үстерергә дә һәм бәяләрнең тотрыклылыгына да ирешербез», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X