16+

Эшләми торган көннәр уңаеннан, халыкка ярдәм булырмы?

Владимир Путинның матбугат секретаре шул сорауга җавап бирде.

Владимир Путинның матбугат секретаре шул сорауга җавап бирде.

Хәзерге вакытта халыкка өстәмә ярдәм чаралары әзерләнми, дип белдергән Дмитрий Песков. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

“Ялгыз әниләргә, балалары булган гаиләләргә һ.б. категорияләргә адреслы ярдәм күрсәтелә. Болар барысы да даими башкарыла. Әлегә башка төрле ярдәм чаралары әзерләнми”, - дигән Песков.

Билгеле булганча, Владимир Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган атна кертү тәкъдимен кабул итте. Вәзгыять катлауланган очракта, Татарстанда атна озынайтылырга мөмкин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading