16+

Эшләрегезне эшләп калыгыз: тиздән сезгә Интернет “килә”!

Алдагы өч елда Татарстанда 350 мең хуҗалыкны зур тизлекле интернетка тоташтырырга ниятлиләр.

Алдагы өч елда Татарстанда 350 мең хуҗалыкны зур тизлекле интернетка тоташтырырга ниятлиләр.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республика халкын элемтә өлкәсендә нинди яңалыклар көтүе белән таныштырды.

“Һәр фатирда, һәр торак пунктында Интернет булу безнең өчен мөһим. Быел да без, “Таттелеком” белән берлектә, авыл җирлекләрендә элемтә челтәре булдыру буенча эш алып барабыз. Агымдагы елда республикада 100 мең хуҗалыкка, бу бик зур сан, оптик элемтә каналы кертеләчәк. Моннан 3-4 ел элек без авыл өйләрендә зур тизлекле интернет хакта хыяллана гына идек, хәзер инде ул тормышка аша”, - диде Айрат Хәйруллин.

Гомумән алганда, бу проект кысаларында 350 мең шәхси хуҗалыкка зур тизлекле интернет челтәре урнаштыру күздә тотыла.

Кәрәзле элемтә челтәренә килсәк, элемтә операторлары элемтә базалары үзәкләрендә инфраструктураны киңәйтү өчен барлыгы 1 млрд сум акча тотачак.

“Берәүгә дә сер түгел, кәрәзле элемтә челтәре инфраструктурасына тотыла торган акчалар алдагы еллар белән чагыштырганда кимрәк булачак. Бу геосәяси вакыйгаларга һәм кайтартыла торган җиһазларга бәйле. Шуңа да элемтә операторлары хәзергә булган запасларын файдаланып эшли”, - ди Айрат әфәнде.

Министр искәртеп узганча, республикада 624 торак пунктында 4G эшләми. Бу аз кеше яши торган җирлекләр. Әлеге авылларның 40 да. Махсус программа нигезендә, быел 4G урнаштырылачак. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading