16+

Эшләвеңне дәвам иттеңме - штраф түлә

Полицейскийлар тарафыннан Казанда законсыз рәвештә эшләүче сауна ачыкланды.

Эшләвеңне дәвам иттеңме - штраф түлә

Полицейскийлар тарафыннан Казанда законсыз рәвештә эшләүче сауна ачыкланды.

22 апрельдә сауна хуҗасы шундый ук хокук бозу буенча административ җаваплылыкка тартылган булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлеге хезмәткәрләренә Вишневский урамында Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән чикләүләргә карамастан, саунаның эшләве хакында билгеле була. 

Полицейскийлар клиентларга хезмәт күрсәтүче администраторның эшләвен, телефоннан шалтыратулар кабул итүен һәм бина эше өчен тулысынча җавап бирүен ачыклаганнар. Тикшерү барышында оператив хезмәткәрләр саунаның бирегә ял итәргә килүчеләрне кабул итү өчен тулысынча әзерләнгән булуын билгелиләр.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 22 апрельдә сауна хуҗасы шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Вахитов район суды тарафыннан аңа 35 мең сум күләмендә штраф салынган була. Бу юлы инде әлеге хокук бозучыга 250 мең сумлык штраф түләргә туры киләчәк, диделәр безгә ТР Эчке Эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading