16+

Эшсез казанлыларга бизнес үстерү өчен хакимият 145 мең сум тәкъдим итә

Казанда рәсми рәвештә эшсез дип танылган кешеләр эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга 145 мең сум субсидия алырга мөмкин.

Казанда рәсми рәвештә эшсез дип танылган кешеләр эшкуарлык эшчәнлеген оештыруга 145 мең сум субсидия алырга мөмкин.

 Бу хакта мәшгульлек дәүләт хезмәте порталында әйтелә. Субсидияне рәсмиләштерү өчен халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә теркәлү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә, гариза-анкета тутырырга, бизнес алып баруга булган сәләтләрне ачыклауга юнәлтелгән тестлар узарга кирәк.

Аннары чыгымнарның нигезлелеген һәм эшкуарлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген раслый торган бизнес-план эшләргә кирәк. Субсидия бирү турында уңай карар кабул ителгән очракта, дәүләт ярдәмен күрсәтү турында шартнамә төзелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading