16+

Эшсезлек буенча пособие өч тапкырга арттырырга мөмкин

Хезмәт министрлыгы эшсезлек буенча пособиене өч тапкырга арттырырга тәкъдим итте.

Хезмәт министрлыгы эшсезлек буенча пособиене өч тапкырга арттырырга тәкъдим итте.

Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме өч тапкырга, төгәлрәге 4,5 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Хезмәт министрлыгы 2020 елда эшсезләр саны буенча иң югары чикне фаразлады.

Президент катнашындагы киңәшмәдә хезмәт министры Антон Котяков эшсезлек буенча минималь пособие алучы гражданнарга ярдәм итәргә тәкъдим итте (хәзер аның күләме 1,5 мең сум тәшкил итә). Әлеге чара өч ай гамәлдә булачак.

"Минималь пособие алучы эшсезләр төркемендә элек үзе үк эш урыннары булдырган кешеләр дә бар, - диде министр. - Чикләүләр белән бәйле рәвештә үз предприятиеләрен ябарга мәҗбүр булган шәхси эшмәкәрләр алар". Ведомство башлыгы мондый гражданнар өчен  өч айга пособие күләмен 12 100 сум итеп билгеләргә тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading