16+

Эштә зыян күрүчеләргә машиналар тапшырылды

Кичә «Кан авто» автоүзәге территориясендә эш урынында зыян күргән 24 кешегә «LADA-GRANTA» автомобильләре тапшырылды.

Кичә «Кан авто» автоүзәге территориясендә эш урынында зыян күргән 24 кешегә «LADA-GRANTA» автомобильләре тапшырылды.

Машина ачкычлары алучылар арасында Питрәчтән Наталья Кадрова да бар. Ул озак еллар Питрәчтә агрофирмада эшләгән. 2015 елда «КАМАЗ» машинасы артка чиккәндә, Наталья ханымны күрмәгән, таптаган. Бу фаҗигадән соң әңгәмәдәшебез инвалид калган, аның ике аягы да җәрәхәтләнгән, хәзер ул инвалидлар арбасында.

– Машина бирәләр дигәч, бик сөендем. Еш кына хастаханә юлын таптарга туры килә. Авылдан район хастаханәсенә сигез чакрым юл узарга кирәк. Шуңа машина безгә кирәк иде, – ди Наталья ханым.
Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин әйтүенчә, бәхетсезлек очрагы аркасында эштә зыян күргән татарстанлыларны транспорт белән тәэмин итү - медицина, социаль, һөнәри тернәкләндерү төре булып тора. Махсус җиһазландырылган автомобильләр җиде елга бер бирелә, фонд шушы вакыт эчендә ягулык-майлау материаллары өчен киткән чыгымнарны өлешчә түли, ел саен бензин өчен акча бүлеп бирә, шулай ук автомобиль бәясенең 30 проценты суммасында бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге дә каралган.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чарада катнашучыларны якынлашып килүче яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрик итте, машина ачкычлары алучыларга имин юллар теләде. Шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы республика өчен беренче урында, бу мәсьәләне Татарстан Президенты шәхси контролендә тотуын да искәртте.
Быел барлыгы 54 кешене машиналы итү каралган иде. Моның өчен барлыгы 23,8 миллион сум акча тотылган. Эш урынында зыян күргән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән дәүләт программасы инде 17 ел гамәлдә. Шушы вакыт эчендә барлыгы 800дән артык кешегә машина ачкычлары тапшырылган. 2009 елга кадәр «Ока» машинасын биргән булсалар, 2013 елдан алып эш урынында имгәнгән кешеләргә «LADA-GRANTA» автомобильләре тапшырыла. Моннан тыш фондның төбәк бүлеге эш урынында имгәнүчеләрне иминият түләүләре, протез, техник тернәкләндерү чаралары, шифаханәгә юлламалар белән дә тәэмин итә. Иминиятләштерелгән кеше эштә имгәнеп вафат булганда, якыннарына, балаларына акчалата ярдәм дә каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Инвалид балаларга юк

    Мөһим

    loading