16+

Эссе һава үзенекен итә: бата башладылар...

Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган.

Эссе һава үзенекен итә: бата башладылар...

Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган.

Казанның Киров районындагы Зәңгәр күлдә өлкән яшьтәге ир-ат батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичке сәгать дүртләр тирәсендә шаһитлар ашыгыч ярдәм чакыртуның 112 бердәм номерына Зәңгәр күлдә ир-ат батуы турында хәбәр итә.

Урынга килгән коткаручылар күлдән 79 яшьлек ир-ат мәетен табып чыгарган. Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-атның күл төбендә су температурасының түбән булуы сәбәпле, көзән җыерудан судан чыга алмавы мөмкин, дип фаразлана.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading