16+

Эстраданың популяр дуэты бәби алып кайтырга җыена

"Сабыегыз үзегез кебек тырыш, ихлас, матур бала булсын" дип язалар җырчыга.

Эстраданың популяр дуэты бәби алып кайтырга җыена

"Сабыегыз үзегез кебек тырыш, ихлас, матур бала булсын" дип язалар җырчыга.

Азат Абитов инстаграмда узып баручы елның иң зур бүләге дип, Гөлсирин белән төшкән фотосын куйган. Шунда ук "тфуү-тфү дип карагыз" дип өстәп куйган. Фотодан күренгәнчә, Гөлсирин бала көтә. Язылучылары җырлы гаиләне котлап, матур теләкләрен юллаганнар.

Гөлсириннең үз сәхифәсендә дә әлеге матур яңалык урнаштырылган. Язылучылары да шат. "Сөбханаллаһ. Нинди күңелле яңалык. Котлыйм сезне, Гөлсирин! Хатын-кызның иң матур чоры",  "Сабыегыз үзегез кебек тырыш, ихлас, матур бала булсын" дип язалар Гөлсирингә. Хәтта исем тәкъдим итүчеләр дә бар.

Котлауларга без дә кушылабыз!

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading