16+

"Этнодесант" проекты вәкилләре юлга кузгала

Пермь краеның "Чак-чак" татар яшьләренең региональ иҗтимагый оешмасы этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы Россия Федерациясе төбәкләрендә иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсында җиңүче булып тора.

"Этнодесант" проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаңны арттыру максатыннан гамәлгә ашырыла. Проект кысаларында татар авыллары активистлары өчен социаль проектлау, күн мозаикасы, социаль челтәрләр алып бару, социаль челтәрләр өчен контент төшерү һәм монтажлау, шулай ук креатив фикерләү буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештырыла. 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Пермь краенда татарлар күпләп яшәгән урыннарга - Бардым, Октябрь, Кунгур һәм Пермь районнарына бару планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading