16+

Евгений Кулешовның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Казан фоторәссамы Евгений Кулешовның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Ни шагу назад!” күргәзмәсе ачылды.

“Әлеге күргәзмәнең тематикасы безнең Россия халкының, безнең Россия дәүләтенең батырлыгына багышланган”, — диде күргәзмә ачылышында медиакомпания генераль директоры Андрей Кузьмин.

Экспозициягә төрле хәрби-тарихи үзгәртеп корулар вакытында эшләнгән утызга якын фото эш кергән: “Мәскәү бездән соң", "1941 ел”, “Сталинград янында”, “Сугыш кыры” һ.б. “Фотолар бу мохитне тоярга мөмкинлек бирә һәм автор аны үз эшләрендә дә чагылдырырга тырышкан", — дип өстәде Андрей Кузьмин.

Ачылышта фоторәссам үзе дә бар иде. Ул теләүчеләр өчен зур булмаган экскурсия үткәрде һәм күп кенә фотоларның тарихын сөйләде.

Евгений Кулешов 2014 елда төшерелгән "Көтү” дип исемләнгән фото турында аерым әйтте. “Ул үзенең җиңеллеге белән җәлеп итә, мин  кешеләрнең аның янына тартылуын күрәм. Сугыш - бик авыр тема, ә ул – җиңел”, — диде ул.

Автор беренче тапкыр 2008 елда “Бородино” хәрби-тарихи реконструкциясенә эләгә - ул авторны кызыксындыра. Бу аның фотоиҗатының төп юнәлешләренең берсе була.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading