Анда төрле ил галимнәре бергәләп язган «Дөнья тарихында Алтын Урда» дигән китапны тәкъдим итү булган. Әлеге конференциядә катнашкан Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Хакимов "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Оксфордка зур галимнәрнең нәкъ менә шул теманы ныклап өйрәнү өчен махсус җыелуын әйтте.
Әлеге китап һәм җиде томлы "Татар тарихы" китабы ТАИФ акционерлык оешмасының матди ярдәме белән инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Журналистлар белән очрашуга тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев, тарих институтының гыйльми секретаре, тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов та килгән иде. Алар каләм ияләренең һәм онлайн тамашачыларның күп кенә сорауларына җавап бирделәр.
Комментарийлар