16+

Евротурга «Ак Барс»тан бер сакчы бара

Хоккей сөючеләр өчен бик тиздән Европа турының беренче этабы башлана – 8-11 ноябрь көннәрендә Финляндия башкаласы Хельсинкида Карьяла Кубогы ярышлары узачак.

Хоккей сөючеләр өчен бик тиздән Европа турының беренче этабы башлана – 8-11 ноябрь көннәрендә Финляндия башкаласы Хельсинкида Карьяла Кубогы ярышлары узачак.

Илья Воробьев җитәкләгән Россия җыелма командасы составында бер «Ак Барс» уенчысы – сакчы Андрей Педан да бар. Быелгы сезонда Педанның статистикасы бик яхшы – ул, КХЛда «Ак Барс» составында уйнап, 8 очко туплаган һәм файдалы коэффициент күрсәткече «+14». Җыелма команда составында иң күбе СКА белн ЦСКА вәкилләре – һәркайсыннан җидешәр уенчы чакырылган (башка сезоннар белән чагыштырганда азрак). Алардан тыш составта «Авангард», «Салават Юлаев», «Автомобилист», «Торпедо», «Локомотив», «Металлург» уенчылары да бар. Россия командасы 8 ноябрь көнне боз хуҗалары белән очраша, 10 ноябрьдә – Швеция һәм 11е көнне Чехия белән көч сынашачак. Узган ел әлеге кубокны Финляндия командасы откан иде, тулаем Евротурның җиңүчеләре дә финнар булды. Мәгълүм булганча, Европа турниры дүрт өлештән – Карьяла һәм Беренче канал кубоклары, Чехия белән Швеция уеннары этапларыннан тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading