16+

«Евровидение» шау-шу тудырды: җиңүче бәйге шартларын бозган, Сергей Лазарев нәтиҗәләрдән риза түгел

«Евровидение» бәйгесе җиңүчесе Голландиядән Дункан Лоуренс музыкаль конкурс шартын бозган - ул моңа кадәр репертуарында булган җыры белән чыгыш ясаган. Аның җыры 2017 елда ук YouTubeка куелган булган. Әлеге хәл бәйге нәтиҗәләрен кире карау өчен сәбәп булырга мөмкин.

25 яшьлек Дункан Лоуренс, Arcade («Аркада») җырын башкарып, 492 балл җыйды. Икенче урынны Италия артисты Mahmood 465 балл белән яулады. Россия җырчысы Сергей Лазарев 369 бал җыеп, өченче урынны биләде. Бәйгедән соң җырчы Россиягә карата бик үк гадел "кыланмауларын" белдерде. Сергей Лазарев фикеренчә, бу дөньядагы сәяси хәлләр белән бәйле.

Җыр бәйгесе Израильдә булды, анда 26 ил чыгыш ясады. «Евровидение»дә катнаша торган композиция конкурс алды елының 1 сентябренә башкарылмаган һәм коммерция проекты буларак  дөнья күрмәгән булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading