16+

Фаҗига: абыйсы энесенә пычак белән кадаган

Буа районы Түбән Наратбаш авылында ике бертуган өстәл янында аракы эчеп утырганнар.

Фаҗига: абыйсы энесенә пычак белән кадаган

Буа районы Түбән Наратбаш авылында ике бертуган өстәл янында аракы эчеп утырганнар.

Ниндидер мизгелдә, аракы сөреме тәэсирендә булса кирәк, туганнар арасында бәхәс килеп чыга. 62 яшьлек ир кулына пычак ала һәм шуның белән үзенең 55 яшьлек абыйсы муенына чәнчи. Алынган яралардан ир-ат фаҗига урынында һәлак була.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы исә түбәндәгеләрне искә төшерә: исерек булган теләсә кайсы кешене дә җәнҗал куптарырга сәләтле итеп кабул итәргә кирәк, чөнки хәмер куллану аркасында кәеф бик тиз бозыла, кешенең үз-үзе тотышы да мизгел эчендә үзгәрә, ни эшләгәнен абайламый кала. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләр кулланган кеше белән сөйләшергә һәм бигрәк тә бәхәс куертырга тырышмагыз. 

Фото: https://pixabay.com

18+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading