16+

"Кызымның кан басымы 160ка 90...": фаҗига булган гимназия ата-аналары ОГЭ тапшырудан азат итүне сорый

Ата-аналар мөрәҗәгатьне мәгариф министрлыгына юллаган.

Ата-аналар мөрәҗәгатьне мәгариф министрлыгына юллаган.

175нче гимназия укучыларының ата-аналары фаҗига булганнан соң балаларының һаман да аңга килә алмавы хакында белдереп, ТР мәгариф һәм фән министрлыгына 9нчы сыйныф укучыларын ОГЭ тапшырудан азат итүләрен сорап, мөрәҗәгать белән чыккан. Ата-аналар балаларының "мәктәп" сүзеннән куркуын искәртә.

"Кызымның кан басымы - 160ка 90. Балалар бинага керергә куркалар, төрле тавышларга сискәнеп китәләр, һаман елыйлар", ди бер ана. Ата-аналар уку елын агымдагы билгеләр белән тәмамлауларын сорый. Моннан тыш, алар уку елы ахырына кадәр дистанцион укуга күчүне дә сорый. "Безнең өчен билгеләр әһәмияткә ия түгел, чөнки алар балаларның чын белем дәрәҗәсен күрсәтә алмаячак. Әйе, психологлар эшли, ләкин хәтердәге сурәтне бернинди психологлар белән дә бетереп булмый. Димәк, тыныч вакытта мәктәптә булган атыш һәм шартлау коронавирустан да куркынычрак?", дип белдергән 9нчы сыйныфта укучы баланың әбисе.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы әлегә вазгыятькә аңлатма бирүдән баш тарткан

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading