16+

Фахишәне мәсхәрәләгән нигерияле иректә

Хәтерегездә булса, 2019 елда бу вакыйга киң резонанска ия булган иде. Тикшерү версиясе буенча, Нигериядән килгән студент (Айо Осиа) интернет аша фахишә белән таныша.

Хәтерегездә булса, 2019 елда бу вакыйга киң резонанска ия булган иде. Тикшерү версиясе буенча, Нигериядән килгән студент (Айо Осиа) интернет аша фахишә белән таныша.

Аның белән очраша, һәм, имеш тә, пычак белән янап, аның акчаларын һәм 34 мең сумлык мобиль техникасын урлый. Каза күргән хатын фикеренчә, ул  нигерияле тарафыннан кыйналган һәм мәсхәрәләнгән. Айо исә аңа яла ягалар, ди. Фахишә үзе егетнең акчаларын урлый, ә Айо залог формасында хатынның телефон һәм планшетын алып тора. Әмма социаль челтәрләрдә таралган видеоязмада хатын үзен “борынгы һөнәр иясе” икәнлеген раслый. Әлбәттә инде, видео кадрыннан көчләү хакында сүз бармаганлыгы да аңлашыла. Тик шулай да, җинаять эше ачыла, суд була.

Март аенда Айо Осианы хөкем итәләр һәм  колония-поселениедә 2 ел һәм 4 ай дәвамында ирегеннән мәхрүм ителү срогы бирәләр. Әмма тикшерү дәвамында рәшәткә артында утырган вакыт суд карары чыгарган срокны “каплый” һәм егетне суд залында иреккә чыгаралар.

Әмма “көчләнгән” хатын тынычлана алмый. Югары судка апелляция шикаяте яза. Тик... Фемида кайда да шул ук. Ул “рәнҗетелгән” борынгы һөнәр иясен якламый. Әйткәндәй, Айо Осиа суд утырышына килми. Аның адвокаты нигерияленең киләчәк планнары белән уртаклаша.

Рамил Гыйзәтулин, Айо Осианың адвокаты:

-Чыннан да бу озак һәм катлаулы эш. Мин һәм якланучым суд карарыннан канәгать. Әлеге вакытта ул үзенең уку визасы мәсьәләсен хәл итү белән мәшгуль. Айо БДУдагы укуын тергезергә, белем алуын дәвам итәргә ниятли.

Чыганак: http://omet-rb.rbsmi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading