16+

Фантазия өчен тавыш бир

kzn.ru порталында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә урнашкан иң яхшы чәчәк композициясе өчен тавыш бирү ачылды.

kzn.ru порталында Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә урнашкан иң яхшы чәчәк композициясе өчен тавыш бирү ачылды.

«Чәчәк ата торган Казан» шәһәр проекты кысаларында үткәрелә торган «Чәчәк фантазиясе» район конкурсында комиссия тарафыннан сайлап алынган 109 эш катнаша. Конкурс нәтиҗәләре 25 августта билгеле булачак.

Иң яхшы чәчәк композициясенә конкурс 6 номинация буенча үткәрелә: «Районнарның үзәк урамнарын чәчәкләр белән бизәүнең иң яхшы үрнәге», «Торак массивларда йорт яны территориясен бизәүнең иң яхшы үрнәге», «Күпфатирлы йорт ишегалдында түрбакчаны бизәүнең иң яхшы үрнәге», «Күпфатирлы йорт ишегалдында иң яхшы чәчәк түтәле», «Керү төркеменең чәчәкле бизәлешенең иң яхшы үрнәге», «Предприятие, учреждение, оешмалар территориясен чәчәкләр белән бизәүнең иң яхшы үрнәге». Халык, сылтама буенча узып, үзенә ошаган композицияләр өчен тавыш бирә ала.

«Чәчәк фантазиясе» җи­ңүчеләре Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне алдыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading