16+

ФАПларны интернетлаштырырга җыеналар

“Үткән белән киләчәк арасында”, - диде Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Балык Бистәсе районының ике фельдшер акушерлык пунктында булганнан соң.

ФАПларны интернетлаштырырга җыеналар

“Үткән белән киләчәк арасында”, - диде Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Балык Бистәсе районының ике фельдшер акушерлык пунктында булганнан соң.

Анатыш авылындагы кебек ФАПлар тарихта гына калган дип уйлый идем. Баксаң, Татарстанда бар икән әле алар. Шуларның берсе – Балык Бистәсендә. Су юк, шәфкать туташы Ландыш Закирова аны каршыдагы колонкадан чиләкләп ташый, бәдрәф урамда, кабинет кысан, компьютер турында әйтмим дә. Әлеге ФАП 714 кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 120се балалар. Казаннан килгән делегация ике ФАПны караганнан соң авыл җирендә беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча үз фикерләрен җиткерде.

Ел азагына кадәр республикада 540 яңа ФАП эшли башлар дип көтелә. Аларны якын киләчәктә һәрберсен интернетлаштырырга, компьютер белән тәэмин итәргә җыеналар.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, интернет фельдшерларга республика үзәк хастаханә табиблары, район хастаханәсе белән тиз арада  элемтәгә керергә ярдәм итәчәк.

Әлегә кем ничек булдыра ала, шулай эшли. Олы Кульга авылы фельдшеры авыл үзидарәсендәге компьютердан файдалана, район хастаханәсе белән сөйләшергә кирәк булганда кесә телефоныннан шалтыраталар. Үз хисапларына. Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев исә бу мәсьәләдә социаль ярдәм чаралары күрергә тәкьдим итте. Әйтик, кайбер операторларда ташлама белән сөйләшергә мөмкинлек биргән корпоратив тарифларны кулланырга була.

Борис Менделевич онкология авыруларын ачыклаган өчен өстәмә акча түләү каралган канунның кабул ителүен дә искәртеп узды. Хәер, бу мәсьәләдә Балык Бистәләре өлгер булган. Аларда инде ике ел шуңа охшаш программа эшләп килә. Балык Бистәсе район хастаханәсе баш табибы Мансур Китаев әйтүенчә, яман шешне беренче стадиядә ачыклаган табибларга 1000 сум, икенче стадиядә билгеләгәннәргә 500 сум акча түләнә.

Хәзерге вакытта Балык Бистәсе мәдәният йортында “Сәламәт киләчәк” федераль проектының иҗтимагый совет утырышы бара. Чарадан тулырак язманы “Шәһри Казан” газетасының киләсе санында укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading