16+

Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы язылуга 75 ел тулды

2017 елда Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы язылуга 75 ел тулды. Поэма язылган госпиталь Казанның 36нчы гимназия бинасында урнашкан булган.

Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы язылуга 75 ел тулды

2017 елда Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы язылуга 75 ел тулды. Поэма язылган госпиталь Казанның 36нчы гимназия бинасында урнашкан булган.

Халыкчан, матур, җиңел укыла һәи истә саклана торган бу поэма Фатих Кәрим иҗатының да, татар поэзиясенең дә иң затлы һәм популяр шедеврларыннан берсе булып санала. Бу уңайдан әлеге әсәр тудырган хисләр кайтавазын иҗат иттем.


«Бакча эчендә госпиталь,
Ишекләре язулы.
Госпитальдә кемнәр генә
Белми икән Фазылны?!»


Беләбез, нигә белмәскә,
Егетнең дә егете!
Бар яклап та булган-килгән
Батыр татар бөркете.


Таныштырды аның белән
Яугир татар шагыйре.
Халкымның иң-иң хөрмәтле
Бөек Фатих Кәриме.


Ачып керәбез сак кына
Госпитальнең ишеген.
Фазылны очратмам дигән
Бер генә дә юк шигем.


Әйе шул! Әнә ул үзе,
Кулларында - гармуны.
Оныткан ул барысын да -
Яралар, даруларны.


Тыныч тормышка кайтара
Гармун моңының кылы.
Гармуны гына ни тора,
Сарытауның былбылы!


«Ал кадыйм түшләреңә,
Гөл кадыйм түшләреңә,
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Керәсең төшләремә...»


Мәңгелек җыр! Югыйсә бит
Сүзләре дә гап-гади.
Шушы гап-гади сүзләре
Зәңгәр күкләргә әйди!


«Әллә нишләтә күңелне,
Үксеп елыйсы килә...»
Юк, юк! Дошман сөенмәсен,
Ярсып җырлыйсы килә!


Госпитальдәге егетләр
Изге көрәш дәртендә.
Җырда - гомер озынлыгы,
Җиңү өметләре дә.


Гармун моңына уралып,
Тарала солдат хисләре.
Шагыйрь дә җырга кушыла...
Искәйләрең китмәле!


«Ватаным өчен -
Гомерем, көчем,
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам».


Карале, бакча эчендә
Ял итеп йөри кызлар.
Шомырт күзлесе бик чибәр,
Әллә инде насыйп яр?


«Шул үзе... үзе икән», -
дип шаяралар егетләр.
Шагыйрь раслап башын кага:
«Я, Фазыл, сызып җибәр!»


Ә үзе, күңеле тулып,
Бераз читкәрәк атлый.
Кадриясе, кызларына
Истәлек-җырын ятлый:


«Батырны үлем алмый, ди,
Бер күрешербез әле;
Күгәрчен кебек гөрләшеп,
Күзләрне күзгә текәшеп,
Бер үбешербез әле».


И үзәкләр, өзеләсез
Тыңлап шушы көйләрне.
Яра өсләрендә яра,
Кем ямар соң җөйләрне?


Көтмәгәннәр генә белми,
Көткәннәр яна утта.
Кыңгыраулы яшел гармун...
Тукта, чак кына тукта!


Күрәсеңме? Шагыйрь, Фазыл,
Егетләр китеп бара.
Кайтмасын белеп китәләр...
Еламый чыдап кара!


Туган җир өчен башларын
Туфракка салалар ич.
Кайтмасын белеп китәләр,
Кайлардан алалар көч?


Аһ, бу каһәрле сугышның
Әрнүле төеннәре.
Бүген дә йөрәкне сыза
Кан-яшьле өемнәре...


«...Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары


Әллә нишләтә күңелне,
Тирән сулыйсы килә,
Тирән сулыш алып, дуслар,
Ярсып җырлыйсы килә!»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading