Стандарт-фатирларда агачтан эшләнгән җиһазлар барлыкка киләчәк. Бу хакта «Урманнарны саклау һәм агачны эшкәртү» дигән темага багышланган киңәшмәдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әйткән, дип хәбәр итә РБК.
Скопировать ссылку

Соңгы елларда төзелә торган стандарт-фатирларда, аны элек эконом-класслы торак дип тә әйтәләр иде, урынны аз алган, яки русча әйткәндә «встроенный» җиһаз булырга тиеш дигән ул. Бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне, фикерләрне министрлыклар 3 октябрьгә кадәр җиткерергә тиешләр. Ведомстволарга аз урынны алып торган, агачтан эшләнгән мебель белән җиһазландырылган фатирларны ипотека шартларында сатып алу мөмкинлеген өйрәнү бурычы куелган.
Комментарийлар