16+

Фатирларга «акыллы» исәпләгечләр куячаклар

Тиздән барлык йортларны да акыллы счетчиклар белән җиһазландырачаклар. Россиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварына кадәр барлык йортларга да махсус исәпләгеч җайланмалары урнаштырырга уйлый.

Алар мәгълүматне дистанцион рәвештә тиешле оешмаларга тапшырып барачак. Бу кулланучы өчен уңайлыклар тудырачак: ай саен счетчик күрсәткечләрен язып, коммуналь хуҗалыкларга хәбәр итәсе булмаячак. Башта мондый җайланмалар яңа төзелгән йортларда барлыкка килер дип көтелә.

Сүз уңаеннан, «Салават күпере» торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелә торган торакларда заманча исәпләү җайланмаларын инде сыный башладылар. Фатирлардагы исәпләгеч күрсәткечләре махсус чыбыклар аша идарәче компаниягә барып ирешә. Киләчәктә бу җайланмаларны чыбыксыз итәргә дә уйлыйлар икән. Кулланучылар: «Бик җайлы, мәшәкате дә юк, күрсәткечтәге саннарны үзгәртеп тә язып булмый, барысы да гадел», – диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading