16+

Фатирларга җылылык вакытында биреләчәк

Татарстанда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны барлау һәм аларны хәл итү максатыннан республикада халыкны мобиль кабул итү пунктлары эшләп килә.

Фатирларга җылылык вакытында биреләчәк

Татарстанда яшәүчеләрне борчыган проблемаларны барлау һәм аларны хәл итү максатыннан республикада халыкны мобиль кабул итү пунктлары эшләп килә.

Әлеге алты мобиль пунктка август башында торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулар буенча эшли торганы да өстәлгән иде. Дәүләт Думасының Торак коммуналь хезмәтләр һәм торак сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары, депутат, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин җитәкләгән әлеге кабул итү пункты уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә. Халыкны борчыган сорауларның күбесе нәк менә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә бәйле. 15 урында иҗтимагый кабул итүләр вакытында, 250дән артык гозер тупланган. Күбесе идарәче компание эшчәнлегенә кагылышлы.

- Соңгы елларда без җылылык сезонына әзерләнергә өйрәндек. Биш көн дәвамында һава температурасы 8 градус җылы сакланганда һәр өйләргә, социаль объектлар - мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчаларына җылылык вакытында китәчәк. Бу мәсьәләдә халык тыныч булсын,- дип ышандырды Александр Сидякин. Депутат фикеренчә, бу мәсьәләдә "Ачык Казан" порталы аша аралашу, үзеңне борчыган сорауларга җавап табу нәтиҗәлелек күрсәткән.

2005 елда Россиядә яңа торак кодексы кабул ителгәннән соң, торак коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә шактый үзгәрешләр күзәтелгән. Татарстан халкының 98 проценты торак коммуналь хезмәтләргә вакытына түләп бара. Күп объектларда капиталь төзекләндерү уздырылган. 2008 елдан бирле республикада 12 меңнән артык фатирга ремонт ясалган.

- Торак коммуналь хуҗалыгы системасы үзгәрә. Тузган торактан күчү, капиталь ремонт өлкәсендә без системалы чишелеш табып, нәтиҗәлелеккә ирешә алдык. Шулай да хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Халык арасында идарәче компанияләргә ышанычны арттырырга кирәк. Сәясәт ишегалдыннан, конкрет йортның яшәү сыйфатын яхшыртудан башлана, - диде Александр Сидякин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading