16+

Фатирын арендага биреп торган татарстанлы ванна бүлмәсенә яшерен камера урнаштырган

Моның өчен ул ике елга төрмәгә утырырга мөмкин

Моның өчен ул ике елга төрмәгә утырырга мөмкин

Алабуга шәһәрендә яшәүче бер ир-ат, ванна бүлмәсенә яшерен видеокамера урнаштырып, фатирда яшәп торучыларны видеога төшергән. Әлеге камераны очраклы рәвештә күреп алган 34 яшьлек ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу фатирны ул сайттагы белдерү буенча бер тәүлеккә арендага алып торган булган. Хәзерге вакытта "кунак"ларының шәхси тормышыннан хәбәрдар булырга яраткан алабугалыга карата җинаять эше ачылган. Гаепләнүче ике елга төрмәгә утырырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading