16+

Федераль Сабан туенда быел да автомобиль уйнатыла

Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда кө­рәштә батыр калучыга быел да тәкә һәм автомобиль бү­ләк ителәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Новосибирск шәһәрендә узачак Федераль Сабан туенда кө­рәштә батыр калучыга быел да тәкә һәм автомобиль бү­ләк ителәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

Федераль Сабан туе, елдагыча, Татарстан хакимияте ярдәме белән уздырыла. Бәйрәм үтәчәк мәйданда кунаклар авыл йортын, таш мичле авыл мунчасын күрә алачак. Аларны һәм кирәкле җиһазларны Татарстаннан дүрт йөк машинасына төяп озатканнар.

Бәйрәм чаралары 8 июньдә башлана. Ул көнне Новосибирск ипподромы территориясендә ат чабышы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырыла. Бәйрәмнең төп өлеше 9 июньдә була. Күңел ачу чаралары Михайлов исемендәге мәдәният һәм ял паркында дәвам итәчәк. Яр буен­да «Татар утары»нда таш мичле мунча һәм өй, сарай гына түгел, каз-үрдәкләр, тавык-чебешләр, сыер да булачак, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading