16+

Феофан: “Спорт-халыклар дуслыгы символы”

Конфедерацияләр кубогы матбугат үзәгендә Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан белән очрашу булды.

Феофан: “Спорт-халыклар дуслыгы символы”

Конфедерацияләр кубогы матбугат үзәгендә Казан һәм Татарстан митрополиты Владыка Феофан белән очрашу булды.

- Аргентинада шактый еллар яшәдем, шунлыктан футболга беркадәр катнашым бар, - дип башлады үзенең сүзен Феофан. - Футбол да уйнаганым булды, әлбәттә. Аргентинада бала тууга ук, аңа туп тоттыралар, дисәм, ялгыш булмас. Буэнос-Айроста һәркем туп тибә.

- Казан белән Буэнос-Айроста охшашлык бармы?
- Охшашлык юк, - дип җавап кайтарды Фиофан. - Хәер, охшашлык бар: алар да ике аяклы, ике күзле - без дә шундый ук. Казан ул - Казан, аның үз кабатланмас йөзе бар. Казан Россиядә беренче түгел, ләкин, икенче һәм өченче дә түгел.

- Татарстанда динара мөнәсәбәтләргә нинди бәя бирәсез?
- Татарстанда барлык диннәр арасында да дустанә мөнәсәбәт. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете белән Благовещенск чиркәве янәшә тора. Заманында руслар, татарлар, чувашлар бергәләшеп, Мәскәүне баскынчылардан азат итте. Бөек Ватан сугышында шундый ук бердәмлек булды. Мөселманнар - безне, без - христианнар, мөселманнарны дини бәйрәмнәребез белән үзара котлашабыз. Ураза бәйрәме белән мөселманнарны котлыйм! - диде Феофан.

Владыка Феофан республикабыз башкаласы - Казанда узучы Конфедерацияләр кубогы матчларына зур әһәмият бирде.

- Халыкара зур спорт чарасында Казанның катнашуы бик мөһим. Казан дөньяга таныла. Спорт - ул халыклар бердәмлеге символы. Спорт дуслаштыруга хезмәт итсен, - диде Феофан.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading