16+

Феофан үзенә әйдаман сайлаган инде

Казанда Татарстан Респуб­ликасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы узды. Әлеге чара Изге Ана сурәте-иконасы табылуга 440 ел (1579 ел) тулуга багыш­ланды.

Казанда Татарстан Респуб­ликасы православие җәмәгатьчелегенең IV форумы узды. Әлеге чара Изге Ана сурәте-иконасы табылуга 440 ел (1579 ел) тулуга багыш­ланды.

Форумда 650 кеше катнашты. Болар – православие һәм ислам дин әһелләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, мәгариф, фән, мәдәният хезмәткәрләре. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты администрациясе, Мәскәү Патриархиясе, Идел буе федераль округы җитәкчеләре дә килгән иде.

– Татарстанда дин тотарга тулы иреклек, – дип башлады үзенең сәламләү сүзен Президент Рөстәм Миңнеханов. – Болгар Ислам академиясе эшли, ул милләтара һәм динара дуслыкны ныгыту максатларында эшчәнлек алып бара. Казанда Изге Ана чиркәве торгызыла, ул тиздән ачылачак. Казан иконасы, шулай ук Казан Изге Ана иконасы музейлары эшли. Татарстанда дини оешмаларның әһәмияте зур. Алар традицион гаиләне саклау һәм ныгыту, абортларны киметү өчен тырыша, экстремистлык күренешләренә каршы көрәшә. Казан епархиясенең дә социаль юнәлештә башкарган эшләре күп.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада милләтара һәм динара дуслыкның әһә­миятен кабатлап, басым ясап әйтте. Татарстанда милләтара һәм дин­ара дуслыкны, татулыкны сакларга чакырды.
Россия Федерациясе Президенты администрациясенең дини оешмалар белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Евгений Еремин чыгышында, шулай ук Бөтен Русь һәм Мәскәү патриархы Кирилл котлавында да милләтара һәм динара дуслыкны саклауның мөһимлеге, яшь буынны ватанпәрвәрләр һәм шәфкатьле кешеләр итеп тәрбияләп үстерү зарурлыгы искәртелде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан епархия башкарган эшләрне бәян итеп кенә калмыйча, җәмгыять һәм яшәеш темасына фикерләре белән дә уртак­лашты.
– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар Ислам академиясе һәм Казан Изге Ана чиркәве төзү турында карар чыгарган иде. Бу эшләр чынбарлыкка ашты. Мәскәүдән килгән вәкилләр Казан Изге Ана чиркәвенең мәһабәт диварларын күреп шаккаталар, чөнки ул кыска вакыт эчендә күтәрелде. Казан Изге Ана иконасы да Татарстанны һәм Казанны дөньяга танытуга ярдәм итә. Дөньяның барлык тарафларыннан халык агымы өзелми.
Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт сүзләре ирештерде Феофан.

– Татарстанда күп милләтләр һәм диннәр вәкилләре тату тормышта яши, республика үсеше өчен хезмәт итә. Мөселман туганнарыбыз белән дуслыкта яшибез. Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән попларга караганда да ешрак сөйләшәм һәм аралашам. Татарстандагы халыклар һәм диннәр дуслыгын АКШтан, Ираннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Германиядән килеп өйрәнәләр. Мәңге шулай дуслыкта һәм тынычлыкта яшәргә насыйп булсын иде, – диде Феофан.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан: «Хәзер әйтәсе сүземне беркем белән дә алдан килештермәдем. Бәлки әйтергә дә ярамыйдыр, шулай да әйтәм. Киләсе елда Татарстан әйдаманын сайлау була. Мин инде күңелемнән сайлап куйдым. Православие җәмәгатьчелеге форумы ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Ике елдан соң җыелачак форум президиумында да Татарстан әйдаманы сыйфатында Рөстәм Нургалиевичны күрәсем килә», – диде ул.

Форумда катнашучылар бу сүзләрне алкышлап кабул итте.
Феофан игелекле эшләр башкарып яшәргә, балаларга шәфкатьлелек үрнәге күрсәтергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading