16+

Фермер продукциясен өйгә ничек китерергә була?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халкыбыз өчен уңайлы интернет-кибетләр тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы халкыбыз өчен уңайлы интернет-кибетләр тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертеп бирү мөмкинлеген тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив рәвештә эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли.

Игътибарыгызга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:

Файдалы һәм “экологик чиста” продуктларны өйгә китереп бирү буенча Станция Плантация сервисы –биредә яшелчә һәм җиләк-җимешләр, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвекләр һәм киптерелгән җиләкләр, башка илләрдән кайтарылган, бездә җитештерелми торган җиләк-җимешләр һәм башка продуктлар, органик косметика һәм башка бик күп әйберләрне заказ биреп алып була.

Казанда фермер продуктларын өйгә китереп бирә торган ФерЭко кибете – сыйфатлы фермер продукциясе һәм гади кибетләрдә сатылмый торган продуктлар, әйтик, сырлардан төрле тәмләткечләргә заказ бирергә мөмкин. Кибет, шулай ук, «Туган як» лояльлек программасында катнаша.

Натураль товарлар һәм сәламәт туклану продуктлары сата торган Эколавка Шалфей кибете – киң ассортиментта натураль продукция тәкъдим ителә: файдалы туклану өчен товарлар, косметика, үлән җыелмалары, натураль майлар, фиточәйләр һәм башкалар.

Фермер гастрономы КороваМу – Татарстан Республикасында беренче интернет-сервис, биредә конкрет фермерлардан һәм хосусый җитештерүчеләрдән турыдан-туры, арадашчыларсыз экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Җитештерүчеләр үз продуктларын үзләре тәкъдим итәләр: алар тәкьдим иткән продукцияләренең тәме һәм сыйфаты, иминлеге һәм тышкы күренеше өчен үзләре җаваплы.

«Мин сине яратам» экофермасы – кәҗә сөте, файдалы йогуртлар һәм тәмле сырлар тәкъдим итә.

«Изюминка» эколавкасы – натураль косметика, сәламәтлек өчен файдалы продуктлар, татлы әйберләр, чикләвекләр һәм үләннәр җыелмалары.

«Минем авылым» авылыннан продуктлар – Татарстан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен һәм реаль сатып алучыларны берләштерүче, туклану культурасын камилләштерүче һәм авыл ризыклары белән таныштыручы компания.

Фермер продуктлары ТатНям – үзебездә җитештерелгән бары тик натураль фермер продуктларын гына тәкъдим итә торган бренд.

Вкус вилл – бөтен Россия буйлап сәламәт туклану продуктлары кибете.

"Коза-Дереза" фермер лавкасы – фермер продукциясе, шул продукциядән кулинария һәм ярымфабрикатлар.

Натураль продуктлар Oltmanns – Казанда һәм Зеленодольскта кибетләр челтәре, биредә гаилә фермасы продукциясе тәкъдим ителә. Продуктлар соясыз, крахмалсыз, коры сөтсез һәм башка «алмаш продуктларсыз». 

«ГУРМАН ФРЕШ» – төрле деликатеслар сатыла торган интернет-кибет. Биредә балык, диңгез продуктлары, ит, ит әйберләре, сырлар, десертлар, итальян макароннары, майлар, соуслар һәм башка әйберләр сатып алырга мөмкин. Бу продуктларны Казан территориясендә дә, шулай ук Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендәге кибетләрдә дә алырга мөмкин.

Интернет-супермаркет «Produktoff» – биредә сыйфатлы һәм туңдырылмаган продуктларның зур ассортименты бар.

FarmDo – бу бөтен Россия буйлап фермерлар үз продукциясен үзләре сата торган интернет-мәйданчык.

Фроловларның шәхси ярдәмче хуҗалыгы (Фроловлар ЛПХсы) – диетик, файдалы куян ите, тавык ите, кәҗә сөте һәм сырлар тәкъдим итә.

Онлайн-гипермаркет GetFaster – өйдән чыкмыйча гына, гипермаркетларда сатыла торган барлык продуктларны, эчемлекләрне, көнкүреш химиясен, өй кирәк-яракларын сатып алу мөмкинлеге бирә.

М.Г.Сираҗиннар КФХсы – инкубатор йомыркалары һәм тәүлеклек чебешләр, кәҗә сөте, сыр, эремчек, кәҗә йогырты һәм рикотталар сату белән шөгыльләнә.

Натураль авыл продуктлары Ферма – Ильинка поселогында (Питрәч районы), Воробьевка поселогында һәм Матюшино авылында (Югары Ослан районы) урнашкан өч шәхси фермер хуҗалыгы берләшмәсе.

«Түбән Кама» кооперативы – Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, башлы суган, яшелчәләрдән аш җыелмаларын, вакланган яшелчәләрне һәм «А» категориясендәге ит ярымфабрикатларын өйгә китереп бирә.

Продуктларга заказларны шулай Татарстанның электрон ярминкәсе аша да бирергә мөмкин. 
 

Фото һәм чыганак: agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading