16+

8 көндә 13 премьера

Казанда 25 июньнән 2 июльгә кадәр «Шомбай-fest» V юбилейлы Халыкара курчак театрлары фестивале узачак.

Казанда 25 июньнән 2 июльгә кадәр «Шомбай-fest» V юбилейлы Халыкара курчак театрлары фестивале узачак.

Башкалага үз тамашаларын Белоруссия, Әзәрбәйҗан һәм Россиядән театрлары алып киләчәк. “Әкият” курчак театрында барлыгы 14 спектакль тәкъдим ителәчәк.

Курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фестивальдә куелачак спектакльләр арасында очраклылары юк, дип белдерде. Аларның барысы да диярлек үзе һәм коллектив вәкилләре караган, сәнгати яктан кыйммәткә ия тамашалар булуын билгеләде ул. Тамашачылар өчен исә бу фестиваль 8 көндә 13 яңа спектакль карау мөмкинлеге бирә.

«Фестиваль кысаларында «Әкият» курчак театр үзенең юбилеен да уздырачак. «Әкият» татар дәүләт курчак театры быел 90 еллыгын бәйрәм итә», – дип искәртте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Бу гына түгел, фестивальнең дә быел кечкенә генә юбилее – ул бишенче тапкыр уза. Шулай ук биредәге театраль лаборатория дә биш мәртәбә үткән. Илгиз Зәйниевның курчак театрына сәнгать җитәкчесе итеп куелуына шулай ук быел 5 ел була.

Фестивальдә катнашкан спектакльләрне жюри әгъзалары бәялиячәк, аның составына әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать фәннәре докторлары, режиссерлар кергән. Жюри «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче пландагы иң яхшы актерлык эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен», «Фестивальнең яңалыгы» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading