16+

Фейк хәбәр таратучыларга көн бетә

Россия Президенты Владимир Путин дөрес булмаган һәм фактларны дөрес күрсәтмәгән хәбәрләрне (фейк) блокировкалауны күздә тоткан законны имзалады. Рәсми теркәлгән интернет-ресурсларда мондый мәгълүмат булганда, Россия генераль прокуроры яки аның урынбасарлары Роскомнадзорга мөрәҗәгать итә.

Алар бу сайтларга керүне чикләүне таләп итәчәк. Роскомнадзор исә, ресурсның редакциясенә хәбәр итеп, ялган мәгълүматны алып ташларга куша. Басма дөрес булмаган хәбәрне бетерергә тиеш була. Әгәр ялган хәбәр бетерелмәсә, Роскомнадзор элемтә операторларыннан бу сайтка керүне чикләүне таләп итәчәк. Законны бозган очракта, штраф рәвешендә 1,5 млн сумга кадәр җаваплылык билгеләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading